Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме
Кышлар үтеп, табигать җанлангач, көн төнне куып җиткәч, безнең төрки бабаларыбыз Язны - Нәүрүзбикәне каршылаганнар.
Кышлар үтеп, табигать җанлангач, көн төнне куып җиткәч, безнең төрки бабаларыбыз Язны - Нәүрүзбикәне каршылаганнар.
Нәүрүз - язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бу көнне балалар, яшьләр өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, озын гомер, кырларга бай уңыш теләгәннәр.
Сөләй урта мәктәбендә дә Нәүрүз бәйрәме зурлап үткәрелде. Һәр сыйныф укучысы бәйрәмгә төрле төрки халыкларның милли киемнәреннән килгән иделәр. Бүләк җыю тамашасында катнашучы укучылар Нәүрүз такмаклары әйтттеләр, җырлар җырлап, матур шигырьләр сөйләделәр, әби белән бабайны да биеттеләр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә дә ярышты. Ярыш нәтиҗәсендә Кыш бабай үз урынын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Чара укучыларның биюләре белән дәвам итте. Алар кунакларга татар, чуаш, башкорт, нугай, рус халык биюләрен тәгъдим иттеләр. Бәйрәмнең төп өлеше тәмамлангач, ашханәгә кереп карга боткасы ашадык. Шундый тәмле булды, хәтта телеңне йотарлык иде.
Һәр бәйрәмнең үз тәртибе, гореф-гадәтләре, кыйммәте бар. Татар халкының милли йолаларын укучыларыбызга аңлатсак, бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында дәвамлылык, миллилек хисе югалмас. Алар, һичшиксез, үз телләрен, рухи байлыкларын саклаучылар булып үсәрләр дип ышанабыз.
Гөлмира Гәрәева,
туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,
Сөләй мәктәбе
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia