Әлмәт районы мәктәпләре яңа уку елында 2,6 мең бала кабул итәчәк
1 апрельдән Әлмәт районы мәктәпләрендә беренче сыйныфларга кабул итү башланды. Яңа уку елында шәһәр һәм район мәктәпләре 2,6 мең яшь укучыны кабул итәчәк. Документларны ата-аналар шәхсән, «Госуслуги» порталы яки почта аша тапшыра алалар.
Әлмәт районы мәктәпләре яңа уку елында 2,6 мең бала кабул итәчәк
1 апрельдән беренче сыйныфларга кабул итү башлана. Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа уку елында шәһәр һәм район мәктәпләрен 2600 беренче сыйныф укучысы кабул итәчәк. Кабул итү кампаниясе ике этапта узачак. Ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Документларны шәхсән, «Госуслуги» яки почта аша бирергә мөмкин. Мәктәпкә керү өчен:
· Ата-ананың гаризасы
· Законлы вәкил паспорты
· Баланың туу турында таныклыгы
· Баланы яшәү урыны буенча теркәү турында белешмә
· Ташламаларны яисә өстенлекле хокукны раслау (булган очракта)
Чираттан тыш мәктәпләргә һәлак булган МХО катнашучыларының балаларын кертәләр. МХО катнашучыларының, полиция хезмәткәрләренең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең балалары өстенлек ала. Шулай ук абыйлары яки апалары әлеге мәктәптә укучыларда өстенлек бар.
Баланы уку йортына кабул итсеннәр өчен, 1 сентябрьгә аңа 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәр булырга тиеш. Башкача кабул итү мәгариф идарәсе комиссиясе бәяләмәсе нигезендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia