Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Каникуллар күңелле һәм куркынычсыз узсын

Кыш буе укып арыган балалар 28 марттан каникулга китәчәкләр

Табигатьтә яз хакимлек итә. 
Озын яллар башланыр алдыннан районның мәгариф идарәсе белән берлектә балаларга юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелеп, тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре төшендерелде, елга буйларында һәм сулыкларга якын урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр дә бирелде.
Елдагыча, укучыларның ял иткән чорында, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырылып килүче «Язгы каникуллар» профилактик чарасы да старт ала. Ул 23 мартта башланып 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар оештырылачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүле балалар аеруча игътибар үзәгендә булачак.
2026 елның ике аенда гына да республика юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәне мәгълүм, аларда бер бала һәлак булып, калганнары төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Зыян күргән балаларның күбесе – пассажирлар. Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә исә 18 бала зыян күргән. Әлеге аянычлы күрсәткечләр каникуллар вакытында балаларга сак, әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк икәнлеге турында искәртә.
Каникуллар чорында һәр бала, нинди генә яшьтә булса да, гади генә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белергә тиеш.  Электр-газ приборларын кулланганда, телевизорларны утка ялгаганда, үтүк, чәйнекләр кулланганда янгын кур-кынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк.
Моннан тыш зур биналар яныннан ераграк йөрергә, түбәдән боз-кар төшү куркынычы барлыгын да истән чыгармаска кирәк. Юкса, каникуллар күңелсез тәмамланырга мөмкин. 
Язгы каникулларыгыз кызыклы һәм файдалы гына уза күрсен, балалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса