Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт укучылары шагыйрьләр белән очрашты

Әлмәт шәһәренең Адымнар мәктәбе укучылары татар теле атналыгы кысаларында балалар язучылары, Р. Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашты.

Әлмәт шәһәренең Адымнар мәктәбе укучылары татар теле атналыгы кысаларында  балалар язучылары, Р. Төхфәтуллин премиясе лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар белән очрашты. 3нче һәм 5нче сыйныф укучылары язучы апаларының китапларын укып, шигырьләрен ятлап, әкиятләрен сәхнәләштереп, чарага бик ныклап әзерләнгән иделәр. Язучы апалары балалар биргән сорауларга җавап биреп, аларны үз иҗатлары белән киңрәк таныштырдылар. Аеруча сөендергәне, укучы балаларның саф татар телендә сөйләшергә тырышулары, китап укырга яратулары, хәтта араларында үзләренең дә иҗатка тартылучылары барлыгын белү булды. Татарстан язучылар әгъзалары, күп китап авторлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар чарада катнашкан һәр укучыга һәм һәр укытучыга үз китапларын бүләк итеп, бәйрәмне истәлекле  бер вакыйгага әйләндерде. 
Ахырдан бергәләп фотога төштеләр. Красильникова Гүзәлия Габделхаевна оештырган чара бик җылы узуы белән озак еллар буе күңелләрне җылытып торачак әле, дип хәбәр итә Әлмәм мәгариф идарасенең милли мәгариф бүлеге. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса