Әлмәтнең 3 нче мәтәбендә укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерделәр
Укучылар белән бергә алдагы ситуацияләрне тикшерделәр.
3 нче урта мәктәптә агитация - пропаганда чарасы узды, аның барышында хәрәкәтнең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча иҗади программа белән чыгыш ясадылар, юл ситуацияләрен инсценировкаладылар һәм тикшерделәр.
Соңыннан укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Балаларны юл - транспорт травматизмы статистикасы белән таныштырдылар, җәяүлеләрнең, пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Чара азагында юл хәрәкәте иминлеге буенча видеофильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia