Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттән 122 педагог район башлыгы грантына лаек булды

Әлмәттә укытучыларны хөрмәтләделәр.

Әлмәттән 122 педагог район башлыгы грантына лаек булды
 

Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинованың грантлар тапшыру тантанасы узды.

Быел һөнәри казанышлары өчен 122 педагог бүләкләнде. Алар арасында-олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре, аларның укыту-методик һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, өлкән тәрбиячеләр, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары. Грант түләүләренә бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы 6 миллион сум тәшкил иткән.

Моннан тыш, яшь белгечләргә ярдәм программасы кысаларында югары уку йортын тәмамлаганнан соң районга эшкә килгән 40 педагог бер мәртәбә 100 мең сум күләмендә акча алды, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса