Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында экодәрес узды

Дәресне балалар бакчасы тәрбиячеләре ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары белән берлектә үткәрделәр.

32 нче балалар бакчасында квест форматында экодәрес узды. Дәресне балалар бакчасы тәрбиячеләре ТР Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары белән берлектә үткәрделәр. Уен балаларга табигатьне саклауның мөһим кагыйдәләрен җиңел үзләштерергә ярдәм итте.

Балалар биремнәрне мавыгып үтәделәр, табигать турындагы табышмакларны чиштеләр һәм әйләнә-тирә дөнья турында бик күп яңалыклар белделәр. Алар урманга, суга һәм һавага сакчыл карауның ни өчен мөһим икәнлеген үзләре тикшереп карадылар.

– Әйләнә-тирә мохитны танып белүне  нәкъ менә уен форматында — квестлар һәм табышмаклар белән үткәргәндә балалар кагыйдәләрне җиңел үзләштереп кенә калмый, ә үзләре дә урманны һәм суны саклауның ни өчен мөһим булуын аңлый башлыйлар.  Бу нәниләрнең табигатькә гомер буе җаваплы караш нигезен формалаштыручы иң кыйммәтле нәтиҗә, – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгы инспекторы Алинә Җәләлетдинова.

Квест вакытында балалар яңа белемнәр алып кына калмадылар, калдыкларны сортларга аеру кагыйдәләрен дә үзләштерделәр. Экодәрес сабыйларның күңелендә тирән тәэсир калдырды. Дәрес азагында олылар һәм нәниләр мондый очрашуларны ешрак уздырырга сүз куештылар.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса