Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

«Татарча диктант» - билге өчен түгел, телне яратканга

14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөнья буйлап татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе узды.

«Татарча диктант» - билге өчен түгел, телне яратканга


14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөнья буйлап татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе узды. 
«Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра. Быел акция инде унынчы мәртәбә узды. Әлмәт җирлегендә дә ул елдагыча оешкан төстә үтте. 
Быелгы «Татарча диктант» ике теллелеккә нигез салучы һәм Казан губернасында беренче рус-татар башлангыч мәктәбен оештыручы күренекле татар мәгърифәтчесе, тел белгече һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланды. Шуңа күрә дә республикада һәм шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә диктант язу өчен галимнең «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган иде. Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына да 95 ел. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр исә әлеге язучының «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәренә нигезләнгән текст яздылар. Ә инде чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен диктант тексты Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәреннән алынган иде.
Әлмәттәге акция шәһәр һәм районның 60 тан артык мәйданчыгында узды. Татар интеллигенциясе вәкилләре исә диктантны Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсендә яздылар. Әлмәттә диктантны якынча 1500 дән артык кеше язганлыгы мәгълүм булды. 
«Татарча диктант» акциясенең беренче көненә район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре старт бирделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова «Татарча диктант» ның грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге һәм татар телен яратучылар өчен чын бәйрәм булуын ассызыклады. 
Диктантның нәтиҗәләренә килгәндә, ул кимендә әле 1 ай дәвамында тикшереләчәк. Билгене белү өчен бланкта язылган исем-фамилия, телефон номеры аша diktant.tatar сайтына керергә кирәк булачак.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса