Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасының икенче этабы узды

Олимпиадада Россиянең һәм Белоруссиянең 25 төбәгеннән 1791 укучы катнашкан иде.

Әлмәттә «Чиста мирас» олимпиадасының икенче этабы узды

Ярышларның беренче этабы 5 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр үтте. Анда Россиянең һәм Белоруссиянең 25 төбәгеннән 1791 укучы катнашкан иде. Нәтиҗәдә финалга 160 укучы чыкты. Олимпиаданың икенче этабын ачу тантанасында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урын-басары Илнур Насретдинов катнашты һәм ул финалистларга үзенең изге теләкләрен юллады.

– Олимпиада масштабы киңәйде, хәзер инде ул халы-кара итеп уздырыла баш-лады. Бәйгедә катнашучы барлык балаларга үз идеяләре белән уртаклашуларын һәм, иң мөһиме, биредә яңа дуслар табуларын телим. Укытучыларга, педагогларга, волонтерларга, иҗтимагый оешмаларга, муниципаль берәмлекләргә беренче этапны оештыруда керткән өлешләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Мин ышанам, бүген биредә булачак экологлар, фәнни хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр җыелган. Барыгызга да уңышлар, хәерле юлга! – диде министр урынбасары. Аерым рәхмәт сүзләрен нефтьчеләргә җиткерде.

Олимпиада финалистлары атна дәвамында икенчел ресурслар, биотөрлелек, урбо-экология, агроландшафтлар, су объектларын һәм һава бассейнын саклау юнәлешләре буенча экспертлардан белем алдылар, үзара фикерләштеләр, белемнәре буенча көч сына-штылар. Шулай ук балалар өчен цифрлы иҗат акаде-миясеннән фәнни шоу һәм «Чиста булачак» хәрәкәтеннән мәдәни-күңел ачу программасы да оештырылды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча 15 җиңүче билгеләнде. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз һәм яшь экологларның һәрберсенә яңадан-яңа уңышлар һәм ачышлар теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса