Әлмәт районында укытучылар кытлыгы теркәлде
Республика да 3,7 мең педагог җитми.
Әлмәт районында укытучылар кытлыгы теркәлде
Әлмәт районында укытучылар җитмәве ачыкланган. Педагогларга кытлык проблемасы Казан, Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Биектау һәм Лаеш районнарына да кагыла. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, республикада 3,7 мең педагог кирәк, шуларның 2,3 меңе — нәкъ менә укытучылар.
Бу проблеманы хәл итү өчен хакимият педагогик белгечлекләрнең өлкән курс студентларын җәлеп итәргә һәм гамәлдәге укытучыларга йөкләнешне арттырырга тырыша. Хәзерге вакытта педагогларның өчтән бер өлеше бер ярым ставкага эшли, ә 5% ы ике ставкадан артыкка эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia