Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бара
Канцелярия кирәк-яраклары тулы рюкзакны ЮВТ-24 корреспондентының кызы Полина Бауэрга тапшырдылар.
Татарстанда, шул исәптән Әлмәт районында да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе бара.
Канцелярия кирәк-яраклары тулы рюкзакны ЮВТ-24 корреспондентының кызы Полина Бауэрга тапшырдылар.
Болардан тыш, беренче сыйныф укучысы Полинаның сумкасында медиакомпаниянең генераль директоры Шамил Садыйков имзалаган открытка да көткән.
«Миңа шулкадәр бүләкләр: карандашлар, пластилин, төсле кәгазь бирерләр дип уйламаган идем. Миңа барысы да ошады», – ди Полина, шатлыгын яшерә алмыйча.
Тормышта онытылмый торган мизгелләр, сәгатьләр, көннәр, вакыйгалар була. Шундый вакыйганың иң истәлеклесе – беренче тапкыр беренче сыйныфка барудыр, мөгаен. Тизрәк үсәсе килү, мәктәп тормышы, матур китаплар, чәчәк бәйләмнәре, өрәңгеләрнең кызгылт-сары яфраклары – болар барысы да балачакның гүзәл бер мизгеле булып хәтердә саклана.
Полинага һәм беренче тапкыр мәктәп бусагасын ачып керүче барлык балаларга бары тик бәхетләр генә телибез. Уку сезгә шатлык китерсен!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia