Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт геологлары бөтенроссия олимпиадасында иң яхшылар рәтендә!

Чарада 300 укучы катнашты.

Әлмәт геологлары бөтенроссия олимпиадасында иң яхшылар рәтендә!


Пермь краеның Усть-Качка авылында яшь геологларның XV бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды, анда Россиянең 29 төбәгеннән 300 гә якын укучы, 35 команда, шул исәптән Белоруссия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан командалары катнашты. 

Катнашучылар геология өлкәсендәге белемнәрен, кыр тормышы күнекмәләрен, мәгълүматларны анализлый һәм хисаплар төзи белүләрен күрсәттеләр.

Әлмәт укучылары Комарова Милана, Анисахарова Виктория һәм Гатин Эмиль «ГеоБарс» командасы составында барлык сынауларны да лаеклы үттеләр һәм дүртенче урынны алдылар!

Россиянең иң көчле яшь геологлары рәтенә кергән һәм шәхси зачетта билгеләп үтелгән Милана Комарова аеруча зур уңышка иреште!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса