Әлмәттә батырлык дәресе узды
Балалар ил тарихы турындагы белемнәрен арттырдылар.
Әлмәттә батырлык дәресе узды
Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен социаль эш буенча белгечләр тарафыннан беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.
Чара башында социаль эш белгече беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпләре, сугышта катнашкан Рәсәй сугышчыларының батырлыклары турында сөйләде, «патриотлык», «гражданин», «Ватан», «гражданлык» төшенчәләренә билгеләмә бирде. Шулай ук балалар сораулар бирделәр һәм Рәсәй сугышчыларының батырлыклары һәм кыюлыгы турындагы кичерешләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia