Төгәл фәннәрне укытудагы уңышлары өчен Әлмәттән алты педагог ярдәм алачак
Әлмәт җиңүчеләре арасында – ике стажлы педагог һәм дүрт яшь белгеч.
Төгәл фәннәрне укытудагы уңышлары өчен Әлмәттән алты педагог ярдәм алачак
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Физик-математик алгарыш» мәгариф проекты кысаларында Татарстанда физика, математика һәм информатика укытуда югары нәтиҗәләр күрсәтүче төгәл фәннәр педагоглары билгеләп үтелде. Сайлап алу йомгаклары буенча Әлмәт районыннан алты укытучы һөнәри эшчәнлекләрен алга таба үстерү өчен грантлар алачак.
Әлмәт җиңүчеләре арасында – ике стажлы педагог һәм дүрт яшь белгеч. Республикада барлыгы 350 укытучы, шулай ук математика, физика һәм информатиканы өйрәнүдә зур сәләтләре булган 200 укучы грантлар алачак.
2024 елда старт алган проект физика-математика белеменең сыйфатын күтәрүгә, укучыларның төгәл фәннәр белән кызыксынуын үстерүгә һәм бу өлкәдә эшләүче укытучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia