Әлмәттә чыгарылыш кичәсе узды
Әлмәт укучыларының имтихан нәтиҗәләре республика буенча булган уртача күрсәткечләрне дә узып киткән
Әлмәт укучыларының имтихан нәтиҗәләре республика буенча булган уртача күрсәткечләрне дә узып киткән
Узган шимбәдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда унберенче сыйныфны тәмамлаган укучылар өчен чиксез матур бәйрәм – чыгарылыш кичәсе булып узды
Быел мәктәпне 852 укучы тәмамлаган. Укудагы уңышлары өчен алтын медальгә 80, ә көмеш медальгә 120 бала ия булган. 13 укучы бердәм дәүләт имтиханнарын йөз баллга тапшыра алган. Әлбәттә, әлеге күркәм нәтиҗәләрне балаларның гына түгел, аларның педагогларының һәм ата-аналарының да казанышы дип кабул итәргә кирәк.
Укучыларны тормышларындагы иң истәлекле вакыйга белән котларга республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, «Татнефть» Хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде.
– Бүген сезнең өчен яңа тормыш юлы башлана. Алган белемнәрегез, укудагы уңышларыгыз сезгә киләчәктә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирсен. Максатларыгызга ирешүегезне телим, – дигән теләкләрен юллады яшьләргә министр. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ихлас котлау сүзләрен аерым ирештерде.
– Еллар дәвамында сезне укыткан һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз, аларга һәрчак рәхмәтле булыгыз һәм ихтирам күрсәтегез, – дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Хәбетдинова укучыларга. – Бүген сезнең алда бөтен юллар да ачык. Сез үз алдыгызга амбициоз максатлар куярсыз, ялгышырсыз, яңадан сынап карарсыз, җиңәрсез. Иң мөһиме – үзеңә ышану. Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары, кайда гына булсагыз да, исегездә тотыгыз: мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру өчен туган-үскән җирегездә сезгә ишекләр һәрвакыт ачык булыр.
Гүзәл Мөдәрис кызы укытучыларга, әти-әниләргә дә олы рәхмәтен белдерде, районда яшь белгечләргә хезмәт урыннары, социаль ярдәм чаралары булдырылу, яшь гаиләләр өчен төрле программалар гамәлдә булуы хакында да әйтте.
Тантана дәвамында сәхнәдән җыр-моңнар, рәхмәт сүзләре тынып тормады. Көн яңгырлы булу сәбәпле традицион рәвештә кызыл келәм аша узу тантанасы оештырылмаса да, чыгарылыш сыйныфы укучылары саубуллашу вальсын биеп, залдагы әти-әниләренең, укытучыларның күңелләрен моңсуландырып алдылар.
Шушы ук көнне шәһәрнең үзәк урамында бик купшы итеп уздырылган Яшьләр көне дә укучылар өчен зур бүләк булгандыр һәм онытылмас мизгелләр бүләк иткәндер дип ышанып каласы килә. Юлларыгыз сикәлтәсез, алдагы тормышыгыз имин һәм бәхетле булсын, чыгарылыш сыйныфы укучылары.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа