Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә меңләгән актив һәм талантлы шәһәр халкын берләштергән Яшьләр көне узды

Бу көнне туктаусыз яңгыр явып торса да, Ленин урамындагы төп сәхнә тирәсендә һәм драма театры бинасы артындагы фонтан янында халык бик күп иде.

 

Әлмәттә меңләгән актив һәм талантлы шәһәр халкын берләштергән Яшьләр көне узды.

Бу көнне туктаусыз яңгыр явып торса да, Ленин урамындагы төп сәхнә тирәсендә һәм драма театры бинасы артындагы фонтан янында халык бик күп иде. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен эчтәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән, шул рәвешле халык иртәдән кичкә кадәр җырлады, биеде, мастер-классларда катнашты, спорт ярышларында үзләрен сынап караучылар да байтак булды.

Шәһәр һәм район яшьләрен бәйрәмнәре белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм «Татнефть» компаниясенең персонал белән эшләү идарәсе начальнигы Андрей Глазковлар килгән иде. Алар сәхнәдән үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. 

– Әлмәт – динамик үсештә булган, яшьләре күп булган шәһәр. Рәсми рәвештә саналган 50 меңнән артык кеше яшьләр статусына ия. Яшьлек – ул, беренче чиратта, җан халәте. Шуңа күрә мин сезне нәкъ менә шуның белән котлыйм, сезнең күңелегездә һәрвакыт яшьлек дәрте янсын. Без үсеп килүче яшь буын белән горурланабыз, – диде Гүзәл Мөдәрис кызы.

Чара барышында нефтьчеләр башкаласының иң актив һәм иң булдыклы яшьләренә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Чара популяр артистлар һәм музыкаль төркемнәр катнашындагы концерт программасы һәм салют белән тәмамланды.

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса