Әлмәт студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды
Казанда яшьләр көнендә Әлмәт студенты Денис Фадеев Татарстан республикасы дәүләт стипендиясенә ия булды.
Әлмәт студенты дәүләт стипендиясенә лаек булды
Казанда яшьләр көнендә Әлмәт студенты Денис Фадеев Татарстан республикасы дәүләт стипендиясенә ия булды.
Денис Фадеев – булачак пешекче-кондитер, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумында укый. Дүрт ел дәвамында ул патриотик чараларда актив катнаша, үзен җаваплы һәм максатчан егет итеп күрсәтә. Укудан тыш, Денис хәрби-учет белгечлеген уңышлы үзләштергән.
Денисны лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм аңа укуында уңышлар, яңа казанышлар һәм барлык планнарның тормышка ашуын телибез!
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia