Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт районында төрле форматтагы 73 лагерь эшен уңышлы гына башлап җибәрде

Аларда 9 меңгә якын баланы һәм яшүсмерне ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла. 33 мәктәп яны лагере 2,5 мең укучыны ай башыннан ук кабул итеп алды инде.

 

Әлмәт районында төрле форматтагы 73 лагерь эшен уңышлы гына башлап җибәрде

Аларда 9 меңгә якын баланы һәм яшүсмерне ял иттерү һәм сәламәтләндерү планлаштырыла. 33 мәктәп яны лагере 2,5 мең укучыны ай башыннан ук кабул итеп алды инде.

Моннан тыш 34 хезмәт һәм ял лагере 1 мең кешегә файдалы ял итү һәм хезмәт күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге бирде. Укучыларга шәһәр эчендә генә түгел, шәһәрдән читтә дә ял итү мөмкинлеге тудырылды. Быелгы сезонда Яр Чаллыдагы «Саулык» сәламәтләндерү комплексы 435, Чистай районының «Раздолье» дәвалау-савыктыру комплексы 120, «Росинка» сәламәтләндерү лагере 100 баланы кабул итеп алачагын белдерде. Шәһәр яны лагерьлары шулай ук балаларның ялын тәэмин итү өчен ишекләрен ачты. «Татнефть-Забота» структур предприятиесенең «Юность» лагеренда 1040, ә «Солнечный» лагеренда 2240 бала ял итәчәк, «Транснефть» компаниясенең «Орленок» лагере быел 1100 укучыны кабул итәргә әзерләнде.

Җәйге чорда яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү аеруча мөһим чараларның берсе булып тора. Яшьләрнең күбесе шәһәребезне төзекләндерүдә катнашалар. Менә быел да каникуллар чорында 700 ләп яшүсмер төрле оешмаларга эшкә урнаштырылган. 20 ләп бала шәһәр юллар идарәсендә хезмәт куя. Бүген аларның күпчелеге шәһәр биләмәләрендәге түтәлләрне утауга, җыештыру эшләренә җәлеп ителгән. Шулай, ялы да, эше дә бергә. Җәй дәвамында яшьләр үзәкләренең якшәмбедән кала һәр көнне иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр хезмәт күрсәтүе дә үзенә күрә матур күренеш. Биредә яшьләрне төрле күңел ачу программалары, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә.

Тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште – «Кайгырту» үзәгендә социаль хезмәт алучы авыр тормыш хәлендә булган 18 бала җәйге каникулларын Чистай районындагы «Раздолье» дәвалау-савыктыру комплексында бушлай уздыру мөмкинлеге алган булып чыкты. Юлламаларга акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Балалар 21 көн рәхәтләнеп ял итәчәкләр. Биредә аларны төрле мавыктыргыч бәйгеләр һәм ярышлар, дискотекалар, бергәләп фильмнар карау һәм башка чаралар көтә.

Җәйнең беренче ае тәмамланып кына килә әле. Нәрсә генә дисәк тә, җәйге каникуллар – ял итү һәм күңел ачу өчен рәхәт һәм мәшәкатьсез чор инде ул. Балаларыбыз аны күңелле һәм истә калырлык итеп, ә иң мөһиме – имин үткәрсен.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса