Муниципаль программа кысаларында быел Әлмәт җирлегендә 6955 кеше ял итә алачак
Укулар тәмам, балаларның иң көтеп алган чоры - җәйге каникуллар башланырга тора.
Меңләгән бала ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына яңа дуслар табарга, яңа шөгыльләр өйрәнергә дип юлга чыгарга әзерләнә.
махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр-нең балалары өчен ял оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Быелгы җәйге ялны оештыруда тагын бер яңалык бар – хәзер мәктәп яны лагерьларыннан тыш, мәдәни үзәкләр дә бу юнәлештә эш алып баралар.
Әлмәт балаларының җәй-ге каникуллары быел да файдалы һәм кызыклы булырга ошаган. Узган елны җәйге каникуллар чорында 6000 бала рәхәтләнеп ял итеп кайткан иде. Районыбызның рәсми сайтында урнаштырылган документлардан күренгәнчә, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча муниципаль программа кысаларында быел Әлмәт җирлегендә 6955 кеше ял итә алачак. Бу юнәлешне тәэмин итүдә 46 818,43 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү күздә тотыла, шуның 40 386, 600 мең сумы республика бюджетыннан, 407, 900 мең сумы җирле бюджеттан каралган. 6 023,93 мең сумы исә бюджеттан тыш чыганаклар дип билгеләнгән. Шәһәрдән читтәге лагерьларның профильле сменалары шулай ук балаларны кабул итәргә әзерләнә. Район территориясендә, елдагыча, «Татнефть» лагерьлары да үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк.
Мәгариф идарәсе 1 июнь-нән мәктәп яны лагерлары эшли башлаячагы турында да хәбәр итте. Аларда узган елдагыча 2500 ләп укучы ял итәчәк. 1000 балалык хезмәт һәм ял лагерен оештыру да планлаштырылган. Мәктәп яны лагерьларына иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаилә-ләрдән булган балалар җәлеп ителгән.
Әлмәт җирлегендә 47 мең-нән артык бала исәпләнә. Алар өчен бу якшәмбедә парк-скверларда һәм шә-һәрнең барлык җәмәгать киңлекләрендә Халыкара балаларны яклау көне уңа-еннан бик күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч эчтәлектәге чаралар оештыру планлаштырылган. Узган елдагыча төрле гаилә ярышлары, уеннар, мастер-класслар үтәчәк. Ял итү һәрвакыт рәхәт һәм күңелле, ләкин иң мөһиме – әлеге яллар һәм күңел ачулар куркынычсыз узсыннар, балалар исән-сау гына була күрсеннәр дигән теләктә калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia