Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Быел Әлмәт җирлегендә 11 сыйныфны 852 укучы тәмамлый.


24 майда шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Быел Әлмәт җирлегендә 11 нче сыйныфны 852 укучы тәмамлый. 
Аларның барысын да дәүләт имтиханнары көтә. Узган ел унберенче сыйныф укучыларының 17,5% медаль ияләре булганнар иде. Икенче төрле әйткәндә 2024 елда мәктәпне тәмамлаган һәр алтынчы чыгарылыш укучысы шундый бүләккә лаек дип табылды. Үзенә күрә бик матур күрсәткечләр бу. Шул ук вакытта әлеге медальләрне лаеклы рәвештә аклау да бик мөһим. Быел нәтиҗәләр 
ничек булыр – вакыт күрсәтер. 
Авыл һәм шәһәр мәктәп-ләрендә узган тантаналы бәйрәм чаралары быел да ата-аналар, килгән кунаклар белән берлектә үткәрелде. Укучыларның күбесе традиция буенча совет чорындагы форма һәм ак алъяпкычлардан иде. Шатлыклы һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм... Елдан-ел авыл мәктәпләрендә укучылар саны кимүе бәйрәм чарасын тагын да моңсулый. Авылларыбызны нинди киләчәк көтә? Яшерен-батырын түгел, балалар бакчалары, мәктәпләр беттеме – авылда тормыш бетте дигән сүз. Кызганыч, җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар саега. Җитди проблема дәүләт күләмендә дә чишелеш тапмый әлегә. Ә уйланырга җирлек бар.
Мисал өчен, Әлмәт районы капкасы булган Габдрахман авылы урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар быел бераз арта төшкән – 11 нче сыйныфны 7 бала бетерә икән. Әле 3 укучы гына тәмамлаган чагы да истә бу мәктәпнең. Заманында «А», «Б», «В», «Г», «Д» сыйныфлары булып дан тоткан мәктәп бу. Яшьләргә шәһәрдәгеләрнекеннән дә күбрәк мөмкинлекләр тудырылган зур һәм төзек торак пунктны бизәми бу күренеш. 
Елховой мәктәбенең 11 нче сыйныфын узган елдагы кебек быел да бары тик 4 укучы бетерә. Яңа Нәдер урта мәктәбенең дә чыгарылыш сыйныфы укучылары елдан-ел кими. Быел 11 нче сыйныфны 2 укучы тәмамлый, 9 нчы сыйныфны – 14. Кайсы гына авыл мәктәбен алма – шундый күрсәткечләр. Менә шулай.
Хәзер инде чыгарылыш укучыларын имтихан-нар көтә. Аларның барысына да бу сынауларны җиңеллек белән үтәргә язсын, иң мөһиме - үзегезгә һәм үз көчегезгә ышаныгыз. Мәктәп елларында алган белемнәрегез сезгә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз. Сезнең күңелегездә мәктәп еллары турында якты истәлекләр генә калсын, ә кызыклы һәм мавыктыргычлары алда әле күп булыр. Авыл мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларга исә теләк бер генә – туып-үскән җирегезне онытмагыз, әйләнеп кайтып шушында төпләнегез, аны яшәтү нәкъ менә сезнең кулларда.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса