Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә язгы каникуллар чорында 16 гомуми белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли

Әлмәт мәктәпләрендә укучыларның 22 марттан язгы каникуллары башланды.

 

Язгы каникуллар чорында 23 марттан 31 мартка кадәр Әлмәтнең16 гомуми белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьларын ачу планлаштырыла.

Лагерьларда 1250 укучы ял итәчәк. Шулардан мобилизацияләнгәннәрнең 78 баласын ял иттерү һәм савыктыру планлаштырыла.

Язгы каникул чорында 48 мәктәп базасында «Ачык кунак бүлмәсе мәктәбе» проекты эшләячәк.

Мәктәп яны лагерьлары программасына төрле чаралар керә: спорт ярышлары, иҗади остаханәләр, танып-белү экскурсияләре һәм квестлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса