Әлмәттә ориентлаша белүдә көч сынаштылар
Әлмәттә хәрби-спорт ориентлашуы буенча зона спартакиадасы булды.
Әлеге спартакиадага әзерлек Әлмәт җирлегендә үткән елдан ук башланып китеп, берничә этапта узды.
Ярышларның беренче этабы инде узган елның октябрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә оештырылып, анда балалар клубларыннан, шәһәр мәктәпләреннән, яшь техниклар станциясеннән һәм авыл җирлекләреннән 250 дән артык спортчы катнашкан иде. Икенче этап быел март башында 76 нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 104 нче гвардия парашют-десант полкы 2 нче батальонының 6 нчы ротасы һәлак булган көнгә багышлап үткәрелде.
Чараны югары дәрәҗәдә уздыру җаваплылыгы яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм армиягә әзерләү буенча «Патриот» оешмасына йөкләтелде. Яр Чаллыдан килгән спорт мастеры һәм бөтенроссия категорияле судья Александр Фәйрушин ярышларга уңай бәя бирде.
- Чара бик яхшы оештырылган. Бу спортның техник төре. Монда иң беренче чиратта топографияне, картаны белергә, логиканы эшкә җигәргә кирәк - катнашучылар сынатмыйлар, афәрин, - диде ул.
Спартакиада чыннан да оешкан төстә узды. Спортчылар «Спринт» номинациясендә катнашып, Шарлавыклы буалар территориясендә маскировкаланган контроль пунктларны эзләделәр. Судьялар коллегиясе составында күп тапкырлар Россия чемпионы, ветеран, спорт һәм радиоориентлашу буенча Европа чемпионы һәм дөнья Кубогы иясе Нәҗип Мөхитовның булуы да чарага дәрәҗә өстәде.
Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән спортчылар 3 километрдан 5 километрга кадәр дистанциядә көч сынаштылар. Конкуренция җитди булды: призлы урыннар өчен 113 ләп спортчы үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә 15 яшькә кадәргеләр төркемендә 4 нче урынга 18 нче мәктәп кадетлар корпусыннан радиоориентлашу буенча Россия беренчелегенең бронза призеры Милана Васюткина лаек булды. Ир-егетләр арасында Антон Ерохин, хатын-кызлар арасында Чулпан Мотыйгулиналар җиңү яулады. 17 яшькә кадәргеләр төркемендә Райнур Хәйбрахманов һәм Лилия Сәлахова алдынгылар рәтенә керделәр, Азат Мусинга һәм Татьяна Хошевага да тиңнәр табылмады. Яшьләр белән беррәттән өлкәннәр дә көч сынаштылар. Ветераннар төркемендә беренче урынны Әлмәт районы ветераннар оешмасыннан Надежда Осинцева яулады. Чемпионнар һәм җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Спартакиада алдынгыларын кайнар котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Фото: «Патриот» үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа