Халыкара туган тел көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең 4 нче санлы “Дуслык” балалар бакчасында бәйрәм чарасы үткәрелде
Туган телен белмәгән кеше, тамырсыз агач кебек.
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең 4 нче санлы “Дуслык” балалар бакчасында бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда кунак буларак әти-әниләр, бакчада тәрбияләнүче балалар, Әлмәт шәһәренең 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары чакырылган иде. Туган телләр көне уңаеннан чараны балалар бакчасның югары категорияле татар теле тәрбиячесе Энҗе Ибраһимова, югары категорияле музыка җитәкчесе Лилия Зәкиҗанова оештырды. Бәйрәмдә укучылар татарча, русча шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, бик күп милләтләрнең биюен башкардылар, татар халык уеннарын уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
Бәйрәм үткәннән соң килгән кунакларны бакчадагы музейга чакырдылар. Музей биредә эшләүче тәрбияче һәм хезмәткәрләр, шушы бакчага йөрүче балаларның әти-әниләр көче белән барлыкка килгән. Анда җил тегермәнен, күмер үтүген, керосин лампсын, бишек, сандык, чабата, чүлмәк һ.б. күрергә мөмкин . Укучылар экспонатларны тотып та карадылар. Үзләренең белгән мәгълуматлары белән уртаклаштылар, бик күп сораулар да бирделәр.
Туган тел югалмасын өчен, аны һәр кеше белергә тиеш. Бу мәсьәләдә күп нәрсә бары тик дәүләттән генә түгел, шулай ук гаиләдән дә тора. Мәдәни үсеш мөһим, әлбәттә, туган телдә җырлар өйрәнү һәм башкару да аны сакларга ярдәм итә. Мондый эчтәлектәге чаралар балалар күңелендә эзсез югалмас, киләчәктә алар туган телебез сакчылары, тарихны тирән белүчеләр булырлар дигән өметебез бар.
Гөлназ Мадишина,
25 нче мәктәп укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа