Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәтнең 1 нче лицей-интернат укучылары 100 000 сумлык эндаумент грантлары оттылар

Гыйнвар ае куанычлы яңалыклары белән сөендерүен дәвам итә.

 

Шуны ассызыклап узасы килә, калабыздагы әлеге лицей 1993 елдан бирле сәләтле балаларны укыта һәм тәрбияли, биредә белем алучылар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күп кенә тармакларында даими рәвештә уңышлы чыгыш ясыйлар, җиңү яулыйлар. 1 нче лицей-интернатта эндаумент барлыкка килүе турында күпләр хәбәрдар. Максатчан капитал - ул меценатлар һәм мәктәпне тәмамлаучыларның иганәләре хисабына барлыкка килгән капитал, ул Фонд базарында инвестицияләнә, ә Фонд белән идарә итүдән алынган керемнәр мәктәп ихтыяҗларына сарыф ителә.

Барлыгы 5 проектның Фонд бюджетыннан үз проектларына акча алуы, һичшиксез, куанычлы вакыйга. Менә алар, грант ияләре: 9 Б сыйныфы укучысы Сәйфиев Мансур - «Микрозелень» проекты иясе. 31 000 сумга Мансур яңа фотолампалар, үсемлекләр өчен аэробокслар һәм орлыклар сатып алачак. 9 А сыйныфыннан Канзафаров Батыр, Абдуллин Сөләйман - «Технологияләр өлкәсендә иҗатны үстерү» проекты белән чыгыш ясаучылар. Балалар алынган 20000 сум акчага ярышлар өчен яңа дрон сатып алачаклар. 11 Б сыйныфыннан Гыйндуллин Булат «Медиадвиж» проектын яклаган. Булат 30 000 сумын техниканы яхшыртуга тотачак, шулай ук контентны төшерү өчен кирәкле әйберләрне (яктылык кайтаргычлар, штатив) сатып алачак. 9 А сыйныфы укучысы Тураев Тимофей - «ТРЮКОВОЕ движение BMX» проекты иясе. Тимофей 15 000 сум акчасына Казандагы үз юнәлешендәге ярышларда катнашырга тели. 6 Б сыйныфы укучысы Кардин Самуил исә «Микрояшеллек үстерү» проектын тәкъдир иткән. Самуил эндаументтан алган 4000 сум акчага үсемлекләр өчен субстрат, шулай ук аларны үстерү өчен лотоклар сатып алачак.

Максатчан лицей укучыларын уңышлы проектлары белән кайнар котлыйбыз һәм аларның һәрберсенә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса