Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һөнәрләр күп. Берсен сайла!

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге барлык шәһәрләрдә узып, Тольяттида тәмамланачак «Һөнәр энергиясе» фотокүргәзмәсе Әлмәт политехник техникумында старт алды.

Һөнәрләр күп. Берсен сайла!

Аның геройлары – «Татнефть» төркеме предприятиеләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән Компания үсешенә һәм төбәкнең чәчәк атуына гаять зур өлеш кертүче хезмәткәрләре. «Татнефть» матбугат хезмәтенең үткер объективлары аларны яраткан эшләрен башкарган вакытта төшереп алган. Фотокартиналарның һәрберсендә – күптөрле һөнәрләрне үз эченә алган нефть эшенең матурлыгы.

Уңышлы киләчәк нигезе

Дистәләгән еллар дәвамында «Татнефть» һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эш алып бара. Әлмәт политехник техникумында ачылган күргәзмә дә шулай ук эшче һөнәрләрнең төрлелеген, аларның үзенчәлекләрен, өстенлекләрен күрсәтүгә, хезмәткәрләрнең алга таба һөнәри һәм интеллектуаль үсеш мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән.

«Һөнәрне дөрес сайлау – ул уңышлы киләчәк нигезе, һәм «Татнефть» яшь хезмәткәрләргә һөнәри үсеш баскычының һәр этабында ярдәм итәргә әзер», –дип билгеләп үтте «Татнефть» Хәйрия фондының «Сәләтле балалар» мәгарифкә ярдәм һәм аны үстерү программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин. Ул шулай ук студентларга да: «Бу проект сезнең алда яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача, нефть тармагының үзенчәлеген һәм ул тәкъдим иткән перспективаларны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә», – дип мөрәҗәгать итте.

Бүгенге көндә республиканың һәм гомумән илебезнең эре компанияләре, предприятиеләре җитәкчеләре булып торган кешеләрнең күбесе хезмәт юлларын эшче һөнәрләрдән башлаганнар. Бу – кыйммәтле тәҗрибә тупларга, файдалы белемнәрне үзләштерергә, хезмәткәр буларак үз кыйммәтеңне сизелерлек арттырырга һәм югары квалификацияле, димәк, хезмәте яхшы бәяләнә торган белгечләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә.

«Уку йортлары белән хезмәттәшлек итү һәм шушындый чаралар уздыру – киләчәккә адым гына түгел, ә «Татнефть»нең заман чакыруларына әзер профессионаллар командасы формалаштыру стратегиясенең мөһим өлеше. Студентлар Компаниядә нинди мөмкинлекләр ачылуы турында никадәр иртәрәк белсәләр, аларның уңышлы эшкә урнашу мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак булачак», – дип ышана персонал белән эшләү идарәсенең персоналны үстерү корпоратив системасы бүлеге начальнигы Родион Сафиуллин.

«Татнефть» тарафыннан үткәрелә торган профориентация эше студентларны конкурентлыкка сәләтлерәк һәм уку йортларын тәмамлаганнан соң көтә торган чакыруларга әзер итә. Әлмәт политехник техникумы директоры урынбасары Рафаэль Ганиев та һөнәри юнәлеш бирү эшенең мөһимлеген ассызыклады:

«Мондый чаралар безнең студентлар өчен зур әһәмияткә ия. Күргәзмә нефть тармагындагы эшчәнлекнең гаять күптөрле булуын күрсәтә, шулай ук яшьләрнең игътибарын эшче һөнәрләренә җәлеп итү өчен мөһим инструмент булып тора. Без «Татнефть»кә бу юнәлештәге ярдәме өчен бик рәхмәтле».

Үсеш өчен илһам чыганагы

Бүгенге фотокүргәзмә геройлары кайчандыр үз һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлаганнар һәм бүген осталыкның яңа баскычларына таба баралар. Һәркайсының эше мөһим, җаваплы һәм хөрмәт-ихтирамга лаек. Алар – безнең производствоны алга этәрүчеләр. Аларның карашында, елмаюларында, алардан сирпелгән энергетикада нефтьче дигән иҗади хезмәтнең бөтен матурлыгы күренә. Һәм бу матурлык әлеге фотосурәтләрдә урын алган һәр кадрда ачык чагыла.

Компаниядәге һөнәрләргә килгәндә, алар 8 меңгә якын. Биредә аларның бер өлеше генә тәкъдим ителгән. Скважиналарга капиталь ремонт үткәрү операторы, скважиналарны эксплуатацияләү һәм разведкалау өчен бораулау буенча бораулаучы ярдәмчесе, вышка монтажлаучы, эретеп ябыштыручы, электромонтер, каротаж станциясе машинисты, компрессор установкасы машинисты, котельный операторы, парлы күчмә парафиннан арындыру установкасы машинисты, линиядә торбаларны изоляцияләүче, цементлау агрегаты машинисты, линиядәге обходчик, сусызландыру һәм тозсызландыру установкасы операторы, скважиналарны тикшерү буенча оператор, скважиналарга җир асты ремонты үткәрү операторы, буровойларга хезмәт күрсәтү буенча слесарь, линиядәге торба үткәрүче, химик юл белән су чистарту аппаратчысы һәм башкалар кебек күп кенә һөнәрләр югары бәяләнә һәм аларга ихтыяҗ зур.

Техникум студентлары «Һөнәр энергиясе» фотокүргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар. 3 нче курс студенты Ярослав Загардинов «Технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру чаралары белән тәэмин итү» белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә. Башка студентлар кебек үк, аның өчен дә күргәзмә төрле һөнәрләр белән танышу мөмкинлеге бирүче уникаль мәйданчык булган.

«Мондый фотокүргәзмәләр булачак эш урыныңны тәгаенләү өчен бик тә актуаль. Беренчедән, алар төрле һөнәрләрнең ничеклеген ачык күрергә мөмкинлек бирә. Икенчедән, алар стандарт белгечлекләрне генә түгел, ә сирәк һәм кызыклыларын да күрсәтеп, мин бәлки элек уйлап та карамаган билгеле бер һөнәрне сайлауга илһамландыра», – диде ул.

Мөмкинлекләр зур

Бүген «Татнефть» командасы – ул 80 меңнән артык хезмәткәр, шуларның өчтән бере – яшьләр. Яшь эшче көчләр агымының әһәмиятен аңлап, Компания бу хезмәткәрләргә предприятиедә кызыклы булсын, алар үссеннәр, карьера төзесеннәр, прогресс үзәгендә булсыннар һәм үзләре өчен яңа мөмкинлекләр ача алсыннар өчен барысын да эшли.

Яшь белгечләрнең тиз арада эшкә җайлашуы өчен «Татнефть»тә Татарстанда иң яхшыларның берсе дип танылган остазлык системасы гамәлгә ашырыла. Компаниядә карьера үсеше өчен максималь мөмкинлекләр булдырылган: яшь лидерлар форумнары, фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, кейс-чемпионатлар, фестивальләр үткәрелә. Производство процессларында яшь хезмәткәрләрнең ролен күтәрүгә, һөнәри сыйфатларын үстерүгә һәм яңа кабул ителгән хезмәткәрләрнең адаптациясенә юнәлдерелгән «Яшь белгеч мәктәбе» программасы тормышка ашырыла.

Һөнәри осталык конкурслары исә яшь хезмәткәрләрнең белемнәрен, күнекмәләрен арттыру һәм команда рухын ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Алар инде ярты гасырлык традициягә ия. Ә сәләтле кешеләр үзләренең иҗади потенциалларын тормышка ашыра, «Татнефть»нең төрле конкурсларында һәм фестивальләрендә үз талантларын күрсәтә алалар.

Компаниядә хезмәтне гадиләштерүгә һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар киң тормышка ашырыла, заманча технологияләр һәм ышанычлы җиһазлар кулланыла.

Күчмә һөнәри юнәлеш фотокүргәзмәсе Татарстанның нефть төбәге шәһәрләре буйлап узачак һәм Тольяттида үз эшен төгәлләячәк.

Гөлназ Гыйззәтуллина

 

«Татнефть» компаниясе матбугат хезмәте фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса