РСО: булырга гына түгел, ә иҗат итәргә!
Россия Студентлар отрядлары хәрәкәте менә инде 60 ел дәвамында иң массакүләм хәрәкәт булып тора һәм яшьләр арасында да, илебез өчен дә үзенең актуальлеген югалтмый.
Ул гына да түгел, РСО – үзендә илебезнең зур тарихын саклаучы студентлар командасы!
Хәзерге студентлар отрядлары үз элгәрләренең иң яхшы традицияләрен саклыйлар һәм илнең эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәгә ия.
Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән берсе булган, 60 еллык тарихка ия Әлмәт политехник техникумында студентлар отрядларын укытуны һәм эшкә урнаштыруны оештыру тәҗрибәсе кызыклы.
Һичсүзсез, әлеге уку йорты ТР нефть төбәгенең урта һөнәри белем бирү белгечләрен әзерләү мәктәбе булып тора.
Яңа 2024 елгы уку елында студентлар отряды тагын 648 кешегә тулыланды. 9 белгечлек буенча көндезге, көндезге-читтән торып һәм читтән торып уку формалары буенча укучылар саны барлыгы 2627 студент тәшкил итә.
Сүз дә юк, саннар техникумның югары статусы һәм икътисадның реаль секторы өчен эшче белгечлекләрнең соралган булуы турында сөйли. Уку йортының өстенлекле төп бурычы, моннан алдагы еллардагы кебек үк, студентларны укытуның һәм һөнәри әзерләүнең сыйфатын тәэмин итүдән һәм әлеге процессны производство шартларына максималь якынайтудан гыйбарәт.
Техникумда укытуның заманча шартларын булдыру уку йортының «Мәгариф» (2018 ел, 2020 ел, 2023 ел), «Цифрлы белем бирү мохиты» (2020 ел) һәм башкалар кебек милли проектларда җиңүләре бәрабәренә мөмкин булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть» ААҖ, «Холдинг-ТаграС» ҖЧҖ һәм «Шешмаойл» ИК булышлыгы белән 2023 елда техникум «Профессионалитет» федераль проектында җиңүче булды, бу исә матди-техник базаны ныгытуга, шул исәптән «Татарстан Республикасының Профессионалитет – Ягулык-энергетика комплексы» белем бирү-производство үзәген ачуга һәм республикага кирәкле белгечләр әзерләү өчен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итте.
Россия студентлар отрядлары өчен эшче һөнәрләре буенча укытылучыларны әзерләү белән техникум 2022 елдан бирле шөгыльләнә. Өч ел эчендә нефть төбәгендә соралган 14 эшче һөнәре буенча 532 студент әзерләнгән. Болар: скважиналарны капиталь ремонтлауда бораулаучы ярдәмчесе, скважиналарны эксплуатацияләү һәм нефть һәм газга разведкалау буенча бораулаучы ярдәмчесе, нефтепромысел җиһазларын ремонтлаучы слесарь, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, геофизик хезмәтләр буенча эшче һәм башкалар.
Россия студентлар отрядларының төбәк бүлеге өченче хезмәт семестрында студентларны эшкә урнаштыру буенча бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.
Проектта катнашучы актив предприятиеләр арасында: «Холдинг-ТаграС» ҖЧҖ, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ, «Таграс-РемСервис» ҖЧҖ, «Система-Сервис» ИК ҖЧҖ, «Алгис» ТНГ, «Татнефть» ААҖнең балалар савыктыру лагерьлары. «Им-Ин» һәм «СМП-Нефтегаз» ҖЧҖ, «Геосейс» ТНГ, Татнефтедор, Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе һәм башкалар.
Сүз уңаенда шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, башкарылган эш йомгаклары буенча техникум күпсанлы бүләкләр, предприятиеләрнең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Техникумның студентлар хезмәт отрядларын үстерү буенча казанышлары копилкасында – «Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең «Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларын һөнәри әзерләү һәм эшкә урнаштыру сыйфатын үстерүгә керткән өлеше өчен» рәхмәте (2023 ел). Агымдагы елда техникумның студентлар отряды «Татарстан Республикасының иң яхшы производство студентлар отряды» конкурсында җиңүче булды, шулай ук җәйге хезмәт семестрын ачканда Сыйфат билгесе белән билгеләп үтелде.
Техникумның ирешелгән уңышлары бездә иртәгәге көнгә ышаныч уята һәм киләчәктә дә студентлар отрядлары әгъзаларын эшче һөнәрләр буенча әзерләү өчен сайлап алу конкурсында катнашырга мөмкинлек бирә. Агымдагы елның октябрь аенда 5 нче конкурс нигезендә сайлап алу уздырылды, ә укуларга 200 егет һәм кыз җәлеп ителде.
Россия Федерациясе студентлар отрядлары хәрәкәтенең 65 еллыгы һәм СРО учреждениесенең 20 еллыгы уңаеннан һөнәри белем бирү системасында студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикасына Бөтенроссия конкурсы үткәрелә, анда РСОның төбәк бүлеге булышлыгы белән, иң яхшыларның берсе буларак, Әлмәт политехник техникумы да катнаша, һәм без, һичшиксез, җиңүгә өметләнәбез.
Сер түгел, урта һөнәри белем тормышта ышанычлы терәк статусын актив рәвештә кире кайтара. Эшче юнәлешләрен заманча дәрәҗәдә үзләштереп һәм студентлар хезмәт отрядлары аша аякка басу-үсү юлын үтеп, техникумны тәмамлаучылар производствоның төрле тармакларында соралган белгечләр була һәм хезмәт базарының ихтыяҗларын яба алалар. РСОның бурычы да булу гына түгел, ә иҗат итү бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа