Хезмәтебез дә, шөгылебез дә уртак
Элеккеге заманнардан ук татар хатын-кызларының уңганлыгы, тырышлыгы белән дан тотуы билгеле.
Без – татарлар!
Бик күп татарларның
Барын бергә җыйган татарлар.
Я, әйтегез, җирдә бездән көчле,
Бездән эшчән нинди татар бар?..
Гәрәй Рәхим
Кич утырулар, аулак өйләр, өмәләр – һәммәсенең дә асылында кул эше тоту яткан. Бияләй, оекбашлар, шәлләр бәйләнгән, кулъяулыклары, мендәр тышлары, урын-җир өчен кирәк-яраклар чигелгән, кызлар өчен бирнәләр әзерләнгән.
Дөньялар тынгысыз чакта да, сугыш вакытында да бу күренеш туктамаган.
Хатын-кызлар шулай җыелышып, кул эше тоту белән беррәттән аралашып, серләшеп, зарлары белән уртаклашып, хәл-әхвәл сорашып, бер-берсенә якын, терәк булган.
Заман алга атлый. Бүгенгесе көндә ротанг белән эшләү популярлашып китте.
Без дә, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары, бу яңа иҗат эшеннән читтә калмадык.
Җәйге каникул вакытында үзебезгә кызыклы бер эш төре таптык. Арабызда әлеге эшкә интернет киңлекләреннән үзлектән өйрәнгән хезмәттәшебез ротангтан үрү серләре белән бүлеште.
Бүгенге көндә без үзебезнең төркемебезне булдырдык, бу безне берләштергән уртак хоббига әверелде.
Әлеге эш алымы безгә бер-беребезне гел башка яктан ачарга ярдәм итте, дөнья мәшәкатьләреннән онытылып, рәхәтләнеп аралашуга да зур этәргеч булды.
Хәзер безне укыту буенча уй-фикерләребез генә түгел, ә уртак хоббиебез булу да берләштерә.
15 октябрь көнне гимназиябездә Бөтендөнья татар конгрессы региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге чарада без ротангтан үрү белән мастер-класс күрсәттек. Безнең бу эшчәнлегебез кунаклар тарафыннан югары бәяләнде, кызыксынучылар шактый булды. Димәк, безнең шөгылебезгә ихтыяҗ зур, ул күпләргә кызыклы.
Лилия Хәбипова,
гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа