«Большая перемена»ны «Артек» халыкара балалар үзәгендә уздырдылар.
Әлмәттән өлкән сыйныф укучылары бөтенроссия конкурсында призерлар булдылар. «Артек» халыкара балалар үзәгендә «Большая перемена» узды. Конкурста 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Финалда Россиянең төрле төбәкләреннән 3500 дән артык кеше катнашты. 2 нче мәктәп укучылары Алинә Сафина, 5 нче гимназия укучылары Лика Молдаванова, Диләрә Мифтахованың инженерлык лицее укучылары шаккатыргыч нәтиҗәләр күрсәттеләр. 25 нче мәктәп укучысы Айселия Сәлимова да призлы урыняулады. Алар барысы да-икенче дәрәҗә лауреатлар. 
«Горурланабыз! Кызларны һәм аларның укытучыларын котлыйм! Алда әле күп җиңүләрбулыр дип ышанам!»- дип котлады өлкән сыйныф укучыларын үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов. Призерлар 100 һәм 200 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар алдылар. 
Фото: t.me/pressalmet
