Әлмәттә педагогларның «Браво, педагоглар» II мәктәбе проекты узды
Чара 3 көн дәвам итте.
25-27 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә өстәмә белем бирү педагогларының «Браво, педагоглар» II мәктәбе проекты узды.
3 көнлек курслар, мастер-класслар, Татарстан Республикасы педагоглары һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен вокал һәм хореография юнәлешләре буенча чаралар булды.
Программа тәмамлангач, катнашучыларга билгеләнгән үрнәктәге сертификатлар тапшырылды.
Мәктәптә дәресләрне һөнәри белемле, шулай ук төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу тәҗрибәсе һәм тәрбияләнүчеләрнең югары казанышлары булган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары һәм педагоглары үткәрде. Әлеге курсны узу Татарстан Республикасы педагогларына укучылар белән эшләүнең уңышка китерә торган заманча ысуллары, конкурсларга әзерләнүнең мөһим критерийлары һәм лайфхаклары, номерлар куюда яңа тенденцияләр һәм башкалар турында белергә мөмкинлек бирәчәк, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа