Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы 2 нче лицейдагы төзелеш эшләре барышын тикшерде

Дизайн-проект буенча, барлык эшләрне яңа уку елы башланганчы тәмамлау планлаштырыла.

Район башлыгы Тимур Нагуманов 2 нче лицейда төзелеш эшләренең барышын тикшерде.

Территорияне төзекләндерү эшләре башланган инде-демонтаж ясала, керү төркеме яңартыла, киртәсез керү өчен пандус урнаштырыла. Спорт залы да яңартыла.

Бинаның фасады тагын да стильлерәк һәм заманчарак булып үзгәрәчәк. Тимур Нагуманов мәктәпнең яңартылган стеналарында укучылар тагын да сыйфатлырак белем алачакларына ышана.

Район башлыгы «Татнефть» компаниясенә һәм Татарстан республикасы Рәисенә Әлмәт мәктәпләрен ел саен яңартулары өчен аерым рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса