Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт югары нефть мәктәбенең дипломы булган белгечләренең беренче чыгарылышы узды

Быел 288 бакалавр һәм магистр дипломнары алдылар.

2024 елда Әлмәт дәүләт технология университетының «Югары нефть мәктәбе» чыгарылышы уку йорты тарихына яңа статус алганнан соң беренчесе буларак керде.

Быел 288 бакалавр һәм магистр дипломнар алды, шуларның 33е университетны бик яхшыга  тәмамлады. Дипломнарны тапшыру тантанасында ректор Александр Дьяконов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты. Алар чыгарылыш студентларын котладылар һәм аларга киләчәк карьераларында уңышлар теләделәр.

«Бүген сезнең алда киң перспективалар ачыла. Сез - безнең киләчәгебез, нефть-газ тармагының һәм бөтен районыбызның киләчәге. Сезнең һәрберегез туган як һәм тулаем ил үсешенә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышанам», - дип билгеләп үтте Айдар Каюмов.

Югары нефть мәктәбе - «Татнефть» ААҖнең уникаль проекты, анда бер мәйданчыкта югары уку йорты, тармак фәненең һәм производствосының синергиясе гамәлгә ашырыла. Университет базасында ике алдынгы инженерлык мәктәбе эшли, алар киләчәк инженерларын әзерләүнең яңа форматын кертергә, фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре, критик һәм сквозный технологияләр буенча эшләнмәләрне тәэмин итәргә, илнең суверенитетын һәм дәүләт бәйсезлеген ныгытуның төп стратегик бурычын тормышка ашырырга тиеш.

Наил Маганов укытучылар составына фидакарь хезмәтләре һәм талантлы белгечләр тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерде. Чара студентларга дипломнар тапшыру һәм концерт номерлары белән дәвам итте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса