Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 25 укучы БДИ буенча югары балл җыйды

БДИны уңышлы тапшыручы Әлмәт укучылары белән Тимур Нагуманов очрашты.

Әлмәттә БДИда 100әр балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы оештырылды.

Алар белән район башлыгы Тимур Нагуманов очрашты. 2024 елда Әлмәт мәктәпләрен  830 11 сыйныф укучысы тәамалады.

Шуларның 25е бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйган.

«20 нче мәктәптән берьюлы өч фән буенча йөз балл җыючы Анастасия Князеваны һәм 2 нче лицейдан Данияр Хафизовны аерым билгеләп үтәсе килә. Ул ике фәннән  йөзәр баллы. Моннан тыш, иң яхшы нәтиҗәләргә берничә балл җитмәгән берничә укучы бар», – дип яза Нагуманов үзенең телеграм-каналында.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Әлмәттә бер тапкыр да шулкадәр күп йөз балл җыючылар булмаган.

Фотолар: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса