Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда БДИ буенча беренче 300 балл җыючы-Әлмәттән

Анастасия Князева рус һәм инглиз телләре, рус әдәбияты буенча имтиханнарда уңышка ирешә.

Әлмәттән чыгарылыш укучысы соңгы өч елда Татарстанда беречеләрдән бердәм дәүләт имтиханы буенча 300 баллы булды. Бу хакта республика мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 нче мәктәпне тәмамлаучы Анастасия Князева рус әдәбияты, рус  һәм инглиз телләре буенча югары баллар җыйды.

«Бу иң югары әзерлек нәтиҗәсе! Әлбәттә, бу укытучыларның, остазларның һәм ата-аналарның казанышы. Анастасия республикада максималь нәтиҗә алган бердәнбер кеше булды!», дип язган үзенең «ВКонтакте» битендә район башлыгы  Тимур Нагуманов.

Фото: vk.com/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса