Әлмәттә шигърият кичәсе узды
5 декабрь көнне безнең мәктәптә Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, балаларның яраткан шагыйрәсе Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова белән очрашу узды.
Ул безнең авылдашыбыз. Сөләй авылында туып-үскән. Иҗади гаиләдә үскәнгәме, күңелендә шигъри бөреләр иртә уяна. Мәктәптә укыганда ук ул иҗатка тартыла. Бүгенге көндә Габдрахман авылында яши, эшли, иҗат итә. Гүзәлия Галләмова - балачак җырчысы. Гомере буе балалар белән эшләгән укытучы-тәрбияче, шагыйрә балалар өчен бик күп яза, зурлар өчен дә иҗат итә. Үзенең шигырьләре белән ул кеше күңеленә игелек, матурлык, мәрхәмәт ор-лыклары сала, туган җиргә, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли, туган телне, туган халкыңны яратырга өйрәтә.
«Шигърият кичәсе» дип исемләнгән искиткеч мәгънәле, ихлас очрашу барышында укучылар Гүзәлия Галләмованың тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән китаплары белән таныштылар. Шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шагыйрә аларга бик теләп җавап бирде, үзенең балачагын, мәктәп елларын искә алды, хәтерендә сакланып калган кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты. Гүзәлия апа кунакка буш кул белән килмәгән иде. Ул укытучыларга, укучыларга үзенең китапларын бүләк итте. Очрашу бик эчтәлекле булды. Барысы да Гүзәлия Галләмовага очрашуга килгәне өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа шигырьләре белән куандырып торуын теләделәр.
Гөлмира Гәрәева,Сөләй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа