Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында балалар бакчалары һәм мәктәпләр сакчылардан зарлана

Быелның сигез аенда Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенә Татарстан буенча идарәсенә намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына мәгълүмат кертү турында 235 мөрәҗәгать килде.

Аларны карау нәтиҗәсендә 103 башкаручы турында мәгълүмат реестрга кертелгән.

Аерым алганда, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә сак предприятиеләренең сыйфатсыз хезмәт күрсәтүенә шикаятьләр булды, дип хәбәр итте ү Казанда узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов.

"Еш кына мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләрендә сак хезмәтләре өлкәсендә намуссыз тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгатьләр килә. Товарлар һәм хезмәтләр сатып алу өлкәсендә мөрәҗәгатьләр бар", — дип билгеләп үтте Монополиягә каршы хезмәт вәкиле.

Спикер аңлатканча, аеруча күп шикаятьләр Әлмәт районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан булган. Берьюлы берничә учреждение директорлары сак хезмәтләре күрсәтүче оешмалардан  зарланган. Аларны сакчылар эше һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты канәгатьләндерми.

"Алар бу оешманы сатып алу процедураларында катнаша алучылар исемлегеннән чыгару өчен хатлар җибәрделәр", — дип аңлатты журналистларга Яфизов.

Ул шикаятьләр расланса, киләсе атнада сак предприятиесенә карата муниципаль контрактлар төзү мөмкинлегеннән мәхрүм итү мәсьәләсе каралачак, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса