Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды
Акция 2007 елдан бирле үткәрелә.
Әлмәттә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе башланды. Аз керемле гаиләләрдәге балалар кирәкле канцелярия кирәк-яраклары һәм портфельләр алачак. Акцияне телеграм-каналда туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов игълан итте.
Ул искәрткәнчә, акция 2007 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел популярлаша бара.
"Ваемсыз булмаган шәһәр халкы инициативасы белән 2021 елда 600дән артык бала ярдәм алды, 2022 елда 150 кешегә күбрәк. Быел меңнән артык бала бүләкләр алыр дип көтелә", — диде район башлыгы.
Комплектларны сатып алу өчен акча ел саен хәйриячеләрнең ирекле иганәләре хисабына җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа