Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында яшь геологларның бөтенроссия кыр олимпиадасы старт алды

Анда катнашу өчен Россиянең төрле субъектларыннан 40ка якын команда килгән.

Әлмәттә «Татнефть» компаниясенең «Кояшлы» сәламәтләндерү лагеренда яшь геологларның XIV олимпиадасы старт алды. Геология буенча тирән белемнәрен күрсәтү өчен Россиянең төрле субъектларыннан балалар килде. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашу өчен 40ка якын команда килгән. Татарстан исеменнән Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш һәм Түбән Кама районнарыннан килгән дүрт команда чыгыш ясаячак.

Ярышлар 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә. Җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса