Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәй - каникуллар һәм ял чоры

Балаларның һәм яшьләрнең рәхәтләнеп ял итә, күңел ача торган вакыты җитте.

Шушы чорны күңелле һәм шул ук вакытта файдалы итеп уздыру өчен Әлмәт җирлегендә бар мөмкин-лекләр дә тудырылган. Балалар һәм яшьләр белән эшли торган оешмалар тарафыннан төрле кызыклы чаралар оештырылып тора. Шуңа күрә дә Әлмәттә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру 2021-2022 елда республика буенча иң яхшысы дип бәяләнгән. Бу турыда узган дүшәмбе киңәшмәсендә балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов хәбәр итте.

Шәһәр һәм район яшьләрен берләштереп, оештырып торучы төп бинаны - Яшьләр үзәген белмәгән кеше юктыр. Узган ел гына да биредә 149 чара узган, аларда 8880 кеше катнашкан. Иң куандырганы - соңгы елларда авыл яшьләрен төрле бәйгеләргә, проектларга, фестивальләргә, мәдәни чараларга җәлеп итү бик актив алып барыла икән. Гомумән алганда, авыл яшьләре Әлмәт районында ун меңгә якын кеше исәпләнә, аларның барысы да бик актив тормыш алып баралар. Моннан тыш волонтерлар, иреклеләр отрядлары эшли, патриотик тәрбия дә бирелә.

Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру да җайга салынган. Ел саен алты меңләп бала лагерьларда ял итеп кайту мөмкинлегенә ия. Быелның җәендә инде 7780 кешене ял иттерү мөмкинлеге тудырылган.

Әлмәтлеләр «Татнефть»-нең ике лагеренда - «Юность» һәм «Солнечный»да, «Транснефть» компаниясенең «Орлёнок» лагеренда, 27 мәктәп яны һәм тагын 26 хезмәт һәм ял лагеренда ял итәләр. Беренче сменада гына да 779 бала ял итәргә өлгергән. «Саулык» комплексында һәм Чистайның «Раздолье» комплексында да ял итәләр балалар. Мамадыш районындагы палаткалы лагерьда 30 яшүсмернең быел җәйне күңелле уздырачагы билгеле булды. Моннан тыш шәһәрнең үзендә генә дә ел әйләнәсендә яшүсмерләр клублары эшли, аларда 168 түләүсез тематик түгәрәк эшчәнлек алып бара. Әлмәт балалары өчен тагын бер күңелле яңалык - 3 июльдә «Безнең ишегалды уеннары» лагере старт алды. Бер куратор һәм ике вожатыйдан торган команда булдырылып, буш вакытларын ишегалдында үткәрүче балалар өчен уеннар, иҗади дәресләр һәм остаханәләр оештырыла башлады. Лагерьга теләсә кайсы көнне килеп кушылырга мөмкин.

Лагерьлар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:                                                         

 Ленин урамы, 111 нче йорт - «Ракета» яшүсмерләр клубы,                                                   

  Ленин ур., 4 нче йорт - «Вод-ник» яшүсмерләр клубы,                                                 

  Түбән Мактама бистәсе, Достоевский ур., 13 нче йорт - «Аэронавт» яшүсмерләр клубы.

 

Эш вакыты - 15.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр. Күңелле яллар 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса