Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда татар теленнән БДИ тапшырган 7 укучының берсе Әлмәттән

Ул - Шәйхетдинов Данияр.

Әлмәт шәһәренең 1нче лицей-интернаты укучысы Данияр Шәйхетдинов имтихан өчен 76 балл алган. 

Шәйхетдинов Данияр – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, конференцияләрдә, чараларда актив катнашучы. Олимпиадаларда җиңүче һәм призер. Данияр ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча республика предмет олимпиадасында катнашып, 2022-2023 уку елында рус телендә белем алучы татар төркемнәре өчен туган (татар теле) тел һәм әдәбиятыннан олимпиаданың йомгаклау этабы призеры булган. Шулай ук «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабында катнашкан. Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә, «Театр – мәгърифәтнең көзгесе» балалар- яшүсмерләр һәм укытучылар театр коллективларының муниципаль бәйгесендә чыгышлары белән бизәгән. 

Укытучылары Данияр турында: 

- Тырыш, актив укучыбыз белән горурланабыз!
Данияр, укудагы уңышларың, мәктәп һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашуың, һәрнәрсәгә җаваплы, иҗади мөнәсәбәтең, сыйныф җитәкчесенә ярдәм итүең, һәркемгә ярдәмгә килергә әзерлегең, куелган максатларга ирешүдә максатчанлыгың өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Данияр! Сиңа якты, бәхетле, матур тормыш телибез. Юлыңда тугъры дуслар юлдаш булсын. Максатларыңа ирешүдә уңышлар телибез. Барлык хыялларың тормышка ашсын!

 

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса