Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия ияләре билгеле
Ел саен мәгърифәтче исемендәге премияне 11 ел дәвамында укуда, җәмәгать эшендә актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшыралар.
Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә ия булган укучылар исемлеге билгеле. Быелгы премиягә Рамазан Сәләхов һәм Эльвина Мусина лаек булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Әлмәттә 32 ел дәвамында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе эшли. Әлеге уку йорты 1991 елда ачылып Әлмәтнең иң көчле мәктәбе санала. Биредә татар телендә укытуга зур игътибар бирелә.
Ел саен мәгърифәтче исемендәге премияне 11 ел дәвамында укуда, җәмәгать эшендә актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшыралар.
Шулай ук гимназиянең ветеран-укытучылары да соңгы кыңгырау бәйрәменә чакырулы иде, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа