Әлмәттә узган «Мин бәхетле гаиләм белән- 2023» бәйгесендә 6 гаилә катнашты
Конкурста 46, 47, 35, 58, 63, 45, 64 номерлы балалар бакчаларыннан 6 гаилә катнашты.
«Мин бәхетле гаиләм белән 2023» Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбияләнүчеләре гаиләләре арасында муниципаль конкурс узды.
Гаилә традицияләрен саклап калу, гаиләләрне милли мәдәниятнең чыганакларына җәлеп итү, гаиләнең иҗади потенциалын ачу, балаларны үстерүдә һәм тәрбияләүдә гаиләнең актив ролен арттыру максатыннан, 19 майда «Шаян нәниләр» 58нче балалар бакчасы базасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мин бәхетле гаиләм белән - 2023» муниципаль конкурсы узды, Ул педагог һәм остаз елында, Әлмәтнең 70 еллыгына багышланган. Конкурста 46, 35, 58, 63, 45, 64 номерлы балалар бакчаларыннан 6 гаилә катнашты. Компетентлы жюри гаиләнең визит карточкасын, мавыгуларын (хобби), декоратив - кулланма иҗат һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер - классларны бәяләде. 1 урын өчен дипломны 35 нче «Кечкенә ил» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Рәхимҗановлар гаиләсе алды. Икенче мактаулы урынга 47 нче номерлы «Энже бөртеге»ннән Мифтаховлар әти-әниләре лаек булды. Өченче урынны 63 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән Вәлиевләр алды.
Калган гаиләләр номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Барлык гаиләләр дә татар конгрессының Әлмәт бүлегеннән, Әлмәт районы мөхтәсибәтеннән, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыннан, «Татар гаиләсе» Әлмәт бүлегенең иҗтимагый оешмасыннан, «Нур»дан кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Конкурста катнашучыларның барысына да шәһәр паркы аттракционнарына чакыру билетлары бүләк ителде. Конкурс милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Фото: мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа