Әлмәт районы мәктәбендә кече Сабантуй узды
Чара Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелде.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 19 нчы майда Сөләй урта мәктәбендә татар халкының милли бәйрәме «Кече Сабантуй» үткәрелде.
Мәктәп мәйданчыгында уздырылган Сабантуйда укытучылар һәм укучылар белән бергә «Әкият» балалар бакчасы балалары, Сөләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Мәктәп директоры Заляева Г.А. барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Чара башында бәйрәмгә бүләкләр җыю йоласы- “Сөрән” уздырылды. Барлык сыйныф укучылары да милли киемнәрдән һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр. Алып килгән яулыкларны, сөлгеләрне колгага бәйләделәр. Сабантуй вакытында үзенчәлекле халык уеннары һәм конкурслар, спорт ярышлары үткәрелде: чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, милли көрәш, «ат чабышлары», көянтә белән су ташу, аркан тарту, капчык киеп сикерү һәм башка бик күп төрләре. Укучылар ярышларның һәр төрендә дә бик актив катнаштылар, үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды. Чара программасы бик бай булып чыкты, җырлар һәм биюләр балаларны яхшы кәеф белән тулыландырды. Бәйрәм һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа