Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 12 нче мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде

Учреждение «Татнефть» компаниясе гранты акчасына яңартылды.

Әлмәтнең 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Татнефть» компаниясе гранты акчасына яңартылды. Укучылар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру өчен капиталь ремонт ясалды.

Мәктәп-яшьтәшләре белән аралашырга һәм укырга килергә теләгән урын, дип билгеләп үтә мәктәп укучылары. Заманча дизайн, уңайлы җиһазлар һәм якты стеналар укучыларны сөендереп кенә калмый, ә уку процессы өчен уңай шартлар да тудыра.

12 нче мәктәп бинасы 1961 елда төзелгән. Бүгенге көндә биредә 800дән артык укучы белем ала. Күптән түгел мәгариф учреждениесе «Татнефть» грантын отты.

Мәктәп директоры Наилә Калинина бүлеп бирелгән акчага азык-төлек блогын, спорт залын һәм аскы катны вентиляцияләү системасын модернизацияләүләрен сөйләде. Медицина кабинетын ремонтлыйлар: стеналарны, түшәмне яңарталар, прививка кабинетын плитка белән тышлыйлар. Яңгыр һәм эрегән кар суларын нигез астына агызырга мөмкинлек бирми торган отмостка эшләгәннәр. Бу мәктәп гардеробы урнашкан аскы катны су басу проблемасын хәл иткән. Башкарылган эшләр нәтиәсендә  хәзер анда җылы һәм коры.

Укучыларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә. Янгын сигнализациясе,  тавыш хәбәрчеләре урнаштырылган. Хәзер укучыларның иминлеген бинаның эчке һәм периметры буенча ике дистәдән артык видеокүзәтү камералары күзәтә.

Грант белән бер үк вакытта мәктәп дәүләт тарафыннан да финанслана. Бу акчага уку кабинетларында ремонт үткәрелгән, ул түшәмнәрне, линолеумны, ишекләрне һәм яктыртуны яңартуны үз эченә ала. Балаларны нәтиҗәлерәк укыту өчен җиһазлар, парталар, урындыклар, оргтехника һәм башка күп нәрсәләр сатып алынган.

Бүгенге көндә учреждение эчке һәм тышкы яктан ремонтланган, дип сөйли 12 нче мәктәп директоры:

– 2021 елда без мәктәпнең 60 еллык юбилеен билгеләп үттек, әмма ул бик заманча күренә. «Татнефть» компаниясе һәм дәүләт программалары хисабына үткәрелгән капиталь ремонтлар нәтиҗәсендә мәктәп берничә үзгәреш кичерде. Әкренләп азык – төлек блогын ремонтладык, бинаның тышкы кыяфәтен яңарттык, – ди Наилә Калинина, - хәзер без эшне ахырына кадәр җиткердек. Күпкә яхшырак булды. Килүчеләр барысы да гаҗәпләнәләр, мәктәп яхшы дип әйтәләр. Ышаныч белән шуны әйтергә була: бездә балалар белән имин эшләү, аларны өйрәтү һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса