Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шигырьләрдән тезгән муенса

2023 ел остазлар елы итеп игълан ителде.

 Шул уңайдан 56 нчы «Нәни батыр» балалар бакчасында Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова белән «Шигырьләр иленә сәяхәт» исемле бик кызыклы һәм эчтәлекле очрашу узды.

Чара 20 нче мәктәп укучылары катнашында үтте. Анда татар теле тәрбиячеләре, сабыйларның әти-әниләре дә чакырылган иде. Кичәдә балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйлә-деләр, сәхнәләштереп күрсәттеләр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, язучының тормышы, иҗаты бе-лән таныштылар. Ча-раның үзенчәлеге - шагыйрәнең шигырь-ләреннән муенса җыю булды.

Шигырь язу    төймәләрне тезеп,  

Муенса ясау кебек.

Ә муенсаларны бергә   җыйсаң -

Китап чыга тезелеп.

Муенса бәйрәм барышында җыелып, шагыйрәбезгә бүләк ителде. Ул да буш кул белән килмәгән иде, балаларга да, укытучы, тәрбияче апаларга да кичә ахырында үзенең күчтәнәчләрен өләште. Очрашу бик җылы һәм җанлы узды. Балалар күңелендә ул матур хатирә булып озак сак-ланыр дип уйлыйбыз, ә яраткан шагыйрәбез Гүзәлия Галләмовага иҗади уңышлар теләп, яңадан-яңа шигырьләр көтеп калабыз. Килә-чәктә дә шушындый очрашулар булып торсын. Чөнки нәни балаларда туган телгә, туган як шагыйрьләренә, аларның хезмәтләренә мәхәббәт тәрбияләү безнең бурычыбыз булып тора.

Гөлназ Вахитова, өлкән тәрбияче, Рүзилә Җамалиева,  татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса