Бәйгедә 25 бала катнашты, 11 сәләтле кыз һәм малай призлы урыннарга лаек булды.
14 апрель көнне Әлмәт шәһәренең 47 нче "Энҗе бөртеге" балалар бакчасында "Татар кызы, татар малае- 2023 "муниципаль бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү булды. Бәйгедә 25 бала катнашты, 11 сәләтле кыз һәм малай призлы урыннарга лаек булды.
Гран- при 47 нче бакчадан Хайруллина Дианага тапшырылды.1-2-3 урыннар алган балалар дипломнар һәм бүләкләр алды.
"Бәйгедә катнашкан һәрбер балага номинациядә җиңүче дипломнары тапшырылды. Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез!", - дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге