Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында гаилә бәйрәме узган

Чарада балалар бакчасына йөрүчеләрнең гаиләләре катнашкан.

Мактама бистәсендәге 64 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында гаилә бәйрәме узган. Балаларның гаиләләре үзләре белән таныштырганнар, балалар милли киемнәрдән \ әти-әниләре белән концерт номерлары күрсәткәннәр. 

 "Туган телгә мәхәббәт дини тәрбия, әхлак тәрбиясе, милли гореф-гадәтләр аша салына. Димәк, алмашка ышанычлы буын тәрбияләнә. Бик матур гаиләләр катнашында оештырылган бүгенге чарага балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар күмәкләшеп килгәннәр. Бакчаның җитәкчесе тәрбиячеләр белән берлектә ихлас күңелдән һәркемне каршы алып, зурлап, хөрмәт итеп бәйрәм оештырганнар. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә зурдан зур уңышларга ирешергә язсын", - ди Ризаэддин Фәхреддин музее җитәкчесе Диләрә Гыймранова. 

 

 

Фото: Диләрә Гыймранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса