Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында «Юлдагы тозаклар» темасына ата-аналар җыелышы узды

Балалар ата-аналар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар.

Югары Мактама авылының «Ләйсән» балалар бакчасында «Юлдагы тозаклар» темасына ата-аналар җыелышы узды.

Ата-аналар җыелышы башында балалар ата-аналар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар.  Балалар транспортта үз - үзләрен тоту кагыйдәләре, юл аша чыгу, яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чыгыш ахырында балалар әти-әниләре белән әңгәмә кордылар.

Ата-аналар чарада актив катнаштылар, сорауларга теләп җавап бирделәр һәм тормыш хәлләре белән уртаклаштылар.

Аннары Дәүләт автоинспекциясе инспекторы Курамшина Илгизә Илгизәр кызы ата-аналарга Әлмәт районы буенча балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтенең статистик мәгълүматларын бирде. Ата-аналарга һәм балаларга велосипедта һәм самокатта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, ата-аналарның кызыксындырган сорауларына җавап бирде һәм тематик белешмәләр таратты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса