Әлмәт укытучысы туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының бөтенроссия бәйгесендә гран-при яулады
Мәгариф

Әлмәт укытучысы туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының бөтенроссия бәйгесендә гран-при яулады

Бәйге ике этапта үтте.

28-29 нчы март көннәрендә Казан шәһәре Идел буе районының 27 нче гимназиясендә туган тел һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды.


Конкурсның максаты- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату.


Нигезләмә буенча бәйге ике этапта үтте.


2 көн дәвамында педагоглар һөнәри осталык буенча ярыштылар: осталык дәресләре күрсәттеләр, педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау проблемалары турында фикер алыштылар. Әлмәт районыннан 1 нче лицей-интернатның туган тел (татар теле) укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзат кызы чыгыш ясады.


"Айгөл Фәнзат кызы бәйгенең барлык сынауларын югары дәрәҗәдә үтәп, бәйгенең Гран-при иясе булды. Айгөл Фәнзат кызын котлыйбыз, аның белән горурланабыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, алга таба да уңышлар телибез!", - дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге. 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе