Әлмәттә судомодельләштерү буенча бөтенроссия фәнни-техник олимпиада уза
Мәгариф

Әлмәттә судомодельләштерү буенча бөтенроссия фәнни-техник олимпиада уза

Анда мәктәп укучылары катнаша.

 26-31 мартта Әлмәт шәһәрендә укучылар арасында судномодельләштерү буенча Бөтенроссия фәнни-техник олимпиада һәм судомодель спорты буенча федераль округларның Европа зонасының ачык беренчелеге уза.


Олимпиадада һәм беренчелектә РФ субъектларының мәгариф учреждениеләре укучыларының җыелма командалары катнаша:
Кострома, Пермь, Киров, Төмән, Липецк һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы (Балык Бистәсе, Чаллы, Казан).

Чара шәһәрнең  балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге базасында уздырыла.

 

 27 мартта 12.00 сәгатьтә Олимпиада һәм ЦДЮТ беренчелегенең тантаналы ачылышы узды.

31 мартта 10.00 сәгатьтә рәсми бүләкләү һәм Олимпиада һәм беренчелекне тантаналы ябу булачак.