Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Педагогик дебют - 2023» конкурсы узды

Чара «Ел тәрбиячесе-2023» шәһәр конкурсы кысаларында үткәрелде.

"Ел тәрбиячесе-2023" шәһәр конкурсы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик стажы өч елдан артмаган яшь педагоглар арасында «Педагогик дебют - 2023» конкурсы узды.


Конкурста 7 мәктәпкәчә учреждение (№ 27, 31, 34, 35, 38, 46, 50) педагогы катнашты.
Яшь педагоглар балалар белән төрле формаларда белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча үзләренең педагогик тәҗрибәләрен, методик компетентлыгын, балаларны кызыксындыра белүләрен күрсәттеләр.


Конкурсның ике этабы:  иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара узганнан соң  җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын – Ярушкина Ирина Викторовна, 31 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын – Булгакова Алина Юрьевна, 38 нче номерлы «Дельфин» тәрбиячесе;
3 урын-Зыятдинова Алла Михайловна, 50 нче номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
– "Ел дебюты"- Мирсәлихова Альбина Фәрид кызы, 34 нче номерлы "Чебурашка" тәрбиячесе;
– "Индивидуаль стиль"- Семенова Лиана Рифкать кызы, "Золушка"  музыка җитәкчесе.

 

 

Фото: Әлмәт мәгариф идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса